Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 октябрь , 20:41

“Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...”

Мата авылы клубында Өлкәннәр көне уңаеннан күркәм чара үтте.

“Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...”
“Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...”

Бүген Мата авылы клубында Өлкәннәр көненә багышланган "Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде" дип аталган матур бәйрәм утте. Өлкәннәрне Штәнде авыл биләмәсе башлыгы Фәрит Солтанов бәйрәм белән тәбрикләп, чараны ачып җибәрде.

- Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан сезгә тик иң җылы, ихлас теләкләрне җиткерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең игътибарын һәм хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим, - диде ул.

Бәйрәм җылы мөнәсәбәттә үтте. Мул табын артында кунаклар яшьлекләрен һәм хезмәт елларын искә төшереп, рәхәтләнеп аралаштылар. Чын күңелдән сөйләшеп-аралышып утыру авыл хатын-кызлар вокаль ансамбленең чагу, дәртле чыгышлары белән үрелеп барды. Шулай хатирәләргә бирелеп, вакытның узганын да сизми сөйләшеп утыруларга ни җитә?!

Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт белдереп, тагын да очрашырга язсын шундый бәйрәмнәрдә, дигән теләктә таралышты маталылар.

“Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...”
“Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...”
“Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...”
“Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...”
“Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...”
“Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...”
“Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...”
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: