Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 сентябрь , 09:52

Балтачлылар бар яклап та булдыра!

Аскын районында “Башкорт йолалары варислары” II республика халык иҗаты фестивале гөрләп үтте.

Балтачлылар бар яклап та булдыра!
Балтачлылар бар яклап та булдыра!

Республикада башкорт теленә зур игътибар бүленә һәм ары таба да аны популярлаштыру өчен яңадан-яңа проектлар тормышка ашырыла. Башкорт телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча бик зур, мөһим эшләр башкарылып килүе – куанычлы күренеш.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров:

—Без башкорт теленә, аны саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бүләбез. Бу эштә республика халкының актив катнашуы сөендерә. Без туган телгә битараф булмаган һәм башкорт телендә яратып сөйләшүче, шул мәхәббәтне башкалар белән уртаклашучы  актив кешеләргә ярдәм итәбез”,—дип билгели төбәк Башлыгы.

Туган телне белү, саклау һәм популярлаштыру – үткәнне киләчәгебез белән тоташтыра торган күпер, ата-бабалардан калган изге мирас. Һәм аны югалтмас өчен җитди, эзлекле эшләр башкарылырга да тиеш. Бәхеткә, бу максаттан төрле дәрәҗәдәге чаралар даими рәвештә оештырылып тора. Шунларның берсе—20 сентябрь көнне, Аскын районында, “Башкорт йолалары варислары” II республика халык иҗаты фестивале гөрләп үтте. Әлеге проект Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, БР Мәдәният министрлыгы һәм Аскын районы Хакимияте ярдәмендә тормышка ашырыла.

Халык йолаларын, гөреф-гадәтләрен, үзенчәлеген ныгыту һәм үстерү максатында үткәрелгән чарага Аскын, Мишкә, Салават, Караидел, Балтач, Тәтешле, Дуван, Кыйгы, Мәчетле районнарыннан, шулай ук Курган өлкәсенең Сафакүл районыннан фольклор коллективлары бергә җыелды.

Фестиваль программасы бай булды: төрле конкурслар, һөнәри күргәзмә-ярминкә, осталык дәресләре, ыруларның халык костюмнары парады, гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы.

Җырлы-биюле “Уен” бәйгесе район мәдәният сараенда үтте. Гөлназ Галләмова җитәкләгән “Малан” мишәр фольклор ансамбле “Шар сугу” дигән җырлы-биюле уенны мәртәбәле жюри әгъзалары алдына тәкъдим итте, 3нче урынны яулады һәм 8 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә башкарылган чыгышны бөтен зал аягүрә басып алкышлады.

“Баһадир” — батырлар конкурсы “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында үтте. Анда алты команда үзләре белән таныштыру, сунарчы ашы, таяк тартыш, быйма ыргыту (метание валенка), таш ыргыту, уктан ату һәм аркан тартыш кебек бәйгеләрдә көч сынашты. Аркан тартыш әлеге конкурсның иң кульминацион бәйгесе булды. Монда финалда балтачлылар һәм аскынлылар көч сынашты. Безнекеләр сынатмады – җиңү аларның көчле кулларында. Гомум "Баһадир" конкурсында балтачлылар лаеклы чыгыш ясап, беренче урынны яуладылар һәм 20 000 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.

“Кей” башкорт халык киемнәре конкурсы китапханәнең зур залында үтте. Монда төрле районнардан килгән осталар төньяк башкортларының стильләштерелгән күкрәкчәләрен эшләделәр. Семинар-практикумда катнашучылар өчен халык костюмы һәм аның элементларын ясау остасы Гөлсем Хөсәенова осталык дәресе үткәрде. Ул күкрәкчәләрнең нинди төрләре булу турында сөйләде, үзе ясаган үрнәкләрне күрсәтте. Семинар-практикумда катнашучылар Гөлсем Җиһанур кызын бик яратып тыңладылар һәм эшкә керештеләр. Барлык кирәкле материаллар аларга бирелде. Күкрәкчәләр бердәм үрнәк буенча эшләнүгә карамастан, аларның һәркайсысы үзенчә уникаль булып чыкты.

Район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов:

—Бүгенге көндә башкорт теленә, мәдәниятенә һәм аеруча гореф-гадәтләренә булган караш куандыра. Төрле һәм үзенчәлекле чаралар үтеп тора. Менә әлеге “Башкорт йолалары варислары” республика конкурсы Аскын җирендә икенчегә уза. Үткән елны да монда уңышлы чыгыш ясадык. Быел да җитди әзерләнеп килдек һәм җиңүләргә ирештек. Барлык конкурсларда да югары балларны җыя алсак, уктан ату аксый. Әйе, безнең якларда уктан ату бик популяр түгел. Бу юнәлештә эшне ныгытырга кирәк,—дип ассызыклады.

Фестиваль азагында бүләкләү һәм чагу Гала-концерт гөрләде. Катнашучыларның барысы да Дипломнар, Рәхмәт хатлары, шулай ук жюри тарафыннан махсус номинацияләрдә истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

Балтачлылар бар яклап та булдыра!
Балтачлылар бар яклап та булдыра!
Балтачлылар бар яклап та булдыра!
Балтачлылар бар яклап та булдыра!
Балтачлылар бар яклап та булдыра!
Балтачлылар бар яклап та булдыра!
Балтачлылар бар яклап та булдыра!
Балтачлылар бар яклап та булдыра!
Автор:
Читайте нас: