Бүген Аскын районында икенче тапкыр “Башкорт йолалары варислары” халык иҗаты фестивале гөрләп үтте. Әлеге проект Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм БР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Халык йолаларын, гөреф-гадәтләрен, үзенчәлеген ныгыту һәм үстерү максатында үткәрелгән чарага Аскын, Мишкә, Салават, Караидел, Балтач, Тәтешле, Дуван, Кыйгы, Мәчетле районнарыннан, шулай ук Курган өлкәсенең Сафакүл районыннан фольклор коллективлары бергә җыелды.
Фестиваль программасы бай булды: төрле конкурслар, һөнәри күргәзмә-ярминкә, осталык дәресләре, ыруларның халык костюмнары парады, гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы.
Җырлы-биюле “Уйын” бәйгесе район мәдәният сараенда үтте. Гөлназ Галләмова җитәкләгән “Малан” мишәр фольклор ансамбле “Шар сугу” дигән җырлы-биюле уенны мәртәбәле жюри әгъзалары алдына тәкъдим итте, 3 урынны яулады һәм 8 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә башкарылган чыгышны бөтен зал аягүрә басып алкышлады.
“Баһадир” — батырлар конкурсы “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында үтте. Анда алты команда таяк тартыш, быйма ыргыту (метание валенка), таш ыргыту, уктан ату һәм аркан тартыш кебек бәйгеләрдә көч сынашты. Аркан тартыш әлеге конкурсның иң кульминацион бәйгесе булды. Монда финалда балтачлылар һәм аскынлылар көч сынашты. Балтачлылар сынатмады – җиңү аларның көчле кулларында. Гомум "Баһадир" конкурсында балтачлылар лаеклы чыгыш ясап, беренче урынны яуладылар һәм 20 000 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.
“Кей” башкорт халык киемнәре конкурсы китапханәнең зур залында үтте. Монда төрле районнардан килгән осталар төньяк башкортларының стильләштерелгән күкрәкчәләрен эшләделәр. Семинар-практикумда катнашучылар өчен халык костюмы һәм аның элементларын ясау остасы Гөлсем Хөсәенова осталык дәресе үткәрде. Ул күкрәкчәләрнең нинди төрләре булу турында сөйләде, үзе ясаган үрнәкләрне күрсәтте. Семинар-практикумда катнашучылар Гөлсем Җиһанур кызын бик яратып тыңладылар һәм эшкә керештеләр. Барлык кирәкле материаллар аларга бирелде. Күкрәкчәләр бердәм үрнәк буенча эшләнүгә карамастан, аларның һәркайсысы үзенчә уникаль булып чыкты.
Фестиваль азагында бүләкләү һәм чагу Гала-концерт гөрләде. Катнашучыларның барысы да Дипломнар, Рәхмәт хатлары, шулай ук жюри тарафыннан махсус номинацияләрдә истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.