Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 сентябрь , 13:18

Яшь белгечләргә ярдәм күрсәтелә

Иске Балтач балалар сәнгать мәктәбендә "Авыл мәдәният хезмәткәре" программасы буенча ике яшь белгеч эшли. 

Яшь белгечләргә ярдәм күрсәтелә
Яшь белгечләргә ярдәм күрсәтелә

Башкортстанда “Авыл табибы”, “Авыл укытучысы”, “Авыл тренеры”, “Авыл мәдәният хезмәткәре” кебек федераль һәм республика программалары уңышлы эшләп килә. Болар авыл белгечләренә ярдәм итүдә мөһим механизмнарның берсенә әверелде. Иң мөһиме – яшь белгечләргә туган авылларында эшләргә һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнергә стимул бирә.

“Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы бик уңышлы эшләп килә. Ул республика Башлыгы башлангычы белән 2021нче елда гамәлгә куелды. Әлеге программага ярашлы, мәдәният учреждениеләре белгечләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм күрсәтелә. Бирелгән 500 мең сумны белгеч шәхси автотранспорт чарасы сатып алуга яки  торак шартларын яхшыртуга тотына ала.

Радий Фәрит улы Хәбиров:

 – Хәзерге вакытта мәдәният һәм әхлакый кыйммәтләр җәмгыятебезнең төп нигезе булып тора. Хезмәт хакы аз булган авыл мәдәният хезмәт­кәрләре өчен “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы бик мөһим.  Әлбәттә, күбрәк ярдәм итәсе килә, без бу программаны башладык, әмма аның максатка ни дәрәҗәдә төгәл ирешүен өйрәнергә кирәк, – диде үзенең бер чыгышында.

2021нче ел нәтиҗәләре буенча республика бюджетыннан әлеге программаны гамәлгә ашыруга 30 млн сум акча юнәлдерелгән. 49 шәһәр һәм районнан 60 хезмәткәр 500шәр мең сум акча алган. Шушы акчалар хисабына 27 кеше фатир яки йорт өчен беренчел взнос керткән, өлешчә яки тулысынча ипотека кредитларын түләгән, ремонт планлаштырган, ә 17 кеше йорт төзү өчен төзелеш материаллары сатып алган.

"Авыл мәдәният хезмәткәре" программасын гамәлгә ашыруның өч елында 120 мәдәният белгече торак шартларын яхшырткан. Бу максатларга 75 млн сум юнәлдерелгән.

2024нче елдан башлап ел саен дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренең утыз профессионалына, шулай ук балалар сәнгать мәктәпләрен, музыка, сәнгать һәм хореография мәктәпләрен кертеп, мәдәният өлкәсендә өстәмә белем бирү учреждениеләренең педагогларына дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. Бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләү 1 млн сум тәшкил итә. 2025нче елда “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы инде ил күләмендә эшли башлаячак – Русия Президенты Владимир Путин бу хакта Федераль Җыелышы Юлламасы барышында игълан итте.

Иске Балтач балалар сәнгать мәктәбендә шушы программа буенча ике яшь белгеч эшли. 

Ләйсән Субушева Иске Балтач авылыннан. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының  сәнгать-график факультетында  һөнәри белем ала һәм Иске Балтач балалар сәнгать мәктәбендә сәнгать укытучысы булып хезмәт юлын башлый.

Илекәй авылы кызы Гөлназ Дарсигова  Башкорт дәүләт университетының инженер-технология факультетын тәмамлый. 2018нче елда рәсем сәнгате һәм хезмәт дәресе укытучысы һөнәрен үзләштереп район мәдәният сараена эшкә кайта. 2021нче елдан балалар сәнгать мәктәбендә сәнгать бүлеге укытучысы буларак хезмәт юлын дәвам итә.

—Югары уку йортын тәмамлагач, туган районыма кайтып, эшкә урнаштым.  Башка якка чыгып китәргә уйда да булмады. Күпмедер вакыт эшләгәч, “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы турында сөйләделәр. Анда да катнашып карарга булдым. Бу программа минем өчен бик зур ярдәм булды. Яшь белгечләр өчен шундый программалар булдырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсе килә,—ди яшь белгеч.

Кыска гына вакыт эчендә югары белемле укытучының тәрбияләнүчеләре  дә республика, Бөтенрусия, Халыкара конкурслар җиңүчеләре һәм лауреатлары була.

Ләйсән Субушева, Гөлназ Дарсиговалар балтачлыларны матурлыкны күрергә һәм аны төсмерләргә өйрәтәләр, дип билгеләү бер дә арттыру булмас.

Район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов:

- Безнең республика беренчеләрдән булып  авыл җирендә эшләүче мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтә башлады. Радий Хәбиров инициативасы белән “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы эшләве дә яшь белгечләргә бик зур ярдәм. Яшьләрне авыл җиренә, районга җәлеп итү өчен  мондый ярдәм чаралары күрсәтелүе зур әһәмияткә ия, - дип билгеләп үтте ул.

Автор:
Читайте нас: