Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 июль , 10:44

Телне саклыйк, яклыйк

Балтач районында башкорт теленә, аның саклануына һәм үсешенә зур игътибар бирелә. Биредә башкорт телен саклау һәм үстерү җәһәтеннән башкарылган эшләр турында Балтач районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова белән әңгәмәләштек.

Телне саклыйк, яклыйк
Телне саклыйк, яклыйк

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров башкорт телен популярлаштыруга һәм цифрлаштыруга корылган эзмә-эзлекле сәясәт алып бара.  Һәм бу максаттан башкорт телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча бик зур эшләр башкарылып килә.

– Без башкорт теленә, аның саклануына һәм үсешенә зур игътибар бирәбез. Һәм бу эштә безнең халыкның зур роль уйнавы бик яхшы. Без туган телдә рәхәтләнеп сөйләшүчеләргә, аны яратучыларга һәм бу мәхәббәтне башкаларга җиткерүчеләргә ярдәм итәбез, – дигән иде Радий Фәрит улы үзенең бер чыгышында.

Балтач районында да әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирелә. Биредә башкорт телен саклау һәм үстерү җәһәтеннән башкарылган эшләр турында Балтач районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова белән  әңгәмәләштек.

-Район башкортлары корылтае башкарма комитетының төп бурычлары булып башкорт телен саклау һәм ары таба үстерү, районда яшәгән башкортларның социаль-икътисади хәлен, рухи-мәдәни тормышын яхшырту, дуслыкны һәм милләтара татулыкны ныгыту эшләре исәпләнә. Корылтай әгъзаларының һәрбересе башкорт телен, тарихын, мәдәниятен, милли спорт төрләрен үстерүгә зур өлеш кертә, бар күңелен биреп нәтиҗәле һәм уңышлы эшләп килә. Алар район күләмендә үткән һәр чараның уртасында “кайный.

Балаларның туган телләрне сыйфатлы өйрәнү максатында мәктәпләрдә туган телләр кабинетлары булдырылган, балалар бакчаларында туган телләр почмаклары җиһазландырылды. 2019нчы елдан республикада Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү оешмаларының  туган телләр кабинетларын мультимедиа комплексы белән җиһазландыру өчен сертификатлар тапшырды. Балтач районында 3 мәктәп шундый сертификатка ия булды. Мондый ярдәм  укыту сыйфатын яхшыртачак һәм укучыларда туган телләрен өйрәнүгә кызыксыну арттырачак.

Һәр елны башкорт теле һәм әдәбияты буенча олиипиада үткәрү матур традициягә әверелде.  Быел биредә авыл мәктәпләреннән 37 укучы көч сынашты. Шуларның өчесе республика этабында катнашты. Штәнде урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Юлия Асрарова (укытучысы Рәмзия Вәлинурова) призер булды.

“Урал батыр” эпосын яттан сөйләү буенча зона бәйгесендә үткән елда Элиза Гайниәхмәтова, ә 2024нче елда Фәридә Миңнегалиева беренче урынны яулады.

2023нче елның апрель аенда районда беренче тапкыр якташыбыз, филолог, язучы, филология фәннәре докторы, профессор, Салават Юлаев исемендәге республика премиясы лауреаты Әхнәф Харисовка багышланган “Харисов укулары”  конференциясе үтте. Монда Уфаның Октябрь районы Бакалы, Тәтешле, бүздәк, илеш, Кырмыскалы, Аскын, Караидел, Балтач районнарыннан килгән алдынгы карашлы җитәкчеләр, иҗади рухлы укытучылар, актив укучылар катнашты.

2023нче елда районда республика күләмендә өч зур чара үтте. 23-24нче мартта “Йәш килен” республика этно-конкурсында 10 районнан һәм Ырынбур өлкәсеннән 11 конкурсант катнашты.

Тагын да чагу бәйрәмнәрнең берсе – 1нче июльдә V “Табынфест” төбәкара Табын ырулары яшьләре фестивале. Биредә Архангел, Авыргазы, Гафури, кырмыскалы, Учалы, Тәтешле, Әбҗәлил, Аскын, Дәүләкән, Салават, балтач районнары, шулай ук Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләре яшьләре “Табын сылукае”, “Табын батыры” бәйгеләрендә көч сынашты.

Сентябрь аенда Аскын районында “Башкорт йолалары варислары” беренче ачык халык иҗаты фестивале үтте. Онытылып барган халык уеннарын, йолаларын, гореф-гадәтләрен тергезү, аларның үзенчәлекләрен ныгыту һәм үстерү максатында оештырылган чарада район мәдәният сараеның “Малан” мишәр фольклор коллективы (җитәкчесе Гөлназ Галләмова) “Уен” конкурсында II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. “Баһадир” батырлар бәйгесендә Балтач районы командасы Гран-при яулады, - дип билгеләп үтте Гөлфия Шәисламова әңгәмә барышында.

Быел май ахырында Балтач районы башкортлары корылтае җыелышы үткән иде.  Район җитәкчеләре, Уфадан килгән мәртәбәле кунаклар, районның мәгариф, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре халкыбызның телен, мәдәниятен һәм тарихын саклау буенча башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә яңа бурычлар билгеләде.

Автор:
Читайте нас: