Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 март , 17:27

Әминә Шәфыйкова - халык артисты!

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев Әминә Шәфыйковага "Башкортстанның халык артисты дигән мактаулы исем" бирелү турында таныклык тапшырды.

Әминә Шәфыйкова - халык артисты!
Әминә Шәфыйкова - халык артисты!

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында сольный концерт белән чыгыш ясады.  
Ике сәгать дәвамында бөтен зал артистның виртуоз башкаруында дөнья классик һәм милли музыкасының шедеврларын тыңлады.
Күптән түгел Академия исемен алган Башкортстан дәүләт оркестры белән Әминә Шәфыйкованы аерым иҗади мөнәсәбәтләр бәйли. 2015 елда ук Әминә Шәфыйкова оркестр белән бергә «Башкортостан» дәүләт концерт залында Германиягә үзе сайлап алырга барган яңа "Стейнвей" роялен тәкъдим итте.
Юбилей кичәсендә Әминә Шафыйкова баш дирижер Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге республика академия оркестры белән бергә фортепиано һәм оркестр өчен Ференц Листның беренче концертын уйнады.
Әминә Шәфыйкова республиканың сәнгать осталары — Башкортстанның халык артисты Артур Назиуллин һәм Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты Әскар Абдразаков белән чыгыш ясады.
Концертны артистның 12 яшьлек кызы Камилә Бакирова алып барды. Иң дулкынландыргыч мизгел - әнисе белән кызының бергә уйнавы булды. Алар башкаруында башкорт темаларына фантазиядән «Ике хатын-кыз образы» уйналды.
Концерт кысаларында тантаналы рәвештә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев Әминә Шәфыйковага "Башкортстанның халык артисты дигән мактаулы исем" бирелү турында таныклык тапшырды.

 

 

 
 
Әминә Шәфыйкова - халык артисты!
Әминә Шәфыйкова - халык артисты!
Әминә Шәфыйкова - халык артисты!
Әминә Шәфыйкова - халык артисты!
Автор:
Читайте нас: