Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 март , 20:16

Балтачлылар – төбәкара фестиваль җиңүчеләре

Бүген, Бишбүләк районында, “Рух. Дәрт. Моң” төбәкара татар мәдәнияте фестиваленең гала-концерты узды.

Балтачлылар – төбәкара фестиваль җиңүчеләре
Балтачлылар – төбәкара фестиваль җиңүчеләре

Бүген, Бишбүләк районында, “Рух. Дәрт. Моң” төбәкара татар мәдәнияте фестиваленең гала-концерты узды.

Район мәдәният сараеның „Малан” фольклор коллективы кыска гына вакыт эчендә төрле җирләрдә дан алырга өлгерде. Төрле күләмдә үткән конкурслар җиңүчеләре алар. Гөлназ Галләмова җитәкләгән фольклор коллективның һәр чыгышы алкышлар белән озатыла.

Әлеге  “Рух. Дәрт. Моң” төбәкара татар мәдәнияте фестиваленнән дә алар читтә калмады. Фольклор коллективлары номинациясендә лаеклы чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреаты Дипломы белән бүләкләнделәр.

Афәрин, балтачлылар!

Автор:
Читайте нас: