Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 март , 12:58

«Сәламәт гаилә - сәламәт ил»

«Сәламәт гаилә - сәламәт ил»танып белү-күңел ачу сәгате Иске Янбай авыл китапханәсендә үтте.

«Сәламәт гаилә - сәламәт ил»
«Сәламәт гаилә - сәламәт ил»

"Балалар китабы" атнасының икенче көне сәламәт яшәү рәвешенә багышланды һәм «Сәламәт гаилә - сәламәт ил»танып белү - күңел ачу сәгате оештырылды. Чара барышында китапханәче уен формасында балаларга сәламәтлекнең нәрсә икәнлеге, начар гадәтләрнең нинди зыян китерүе турында сөйләде. Малайлар һәм кызлар чара темасына төрле биремнәр үтәделәр, табышмаклар чиштеләр, дөрес туклану, шәхси гигиена, көн режимын саклау буенча сорауларга җавап бирделәр, конкурсларда катнаштылар, гимнастика күнегүләрен күрсәттеләр. Авыл фельдшеры З. Дельмиева сәламәт яшәү рәвешен ничек алып барырга кирәклеген җентекләп аңлатты һәм көн режимын үтәргә киңәш итте. Балалар «Гаилә көче - сәламәтлек һәм спорт»китап күргәзмәсе белән таныштылар.

 

«Сәламәт гаилә - сәламәт ил»
«Сәламәт гаилә - сәламәт ил»
Автор:
Читайте нас: