Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 март , 08:37

Бәйрәм концерты гөрләп узды

Мата авылы клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды.

Бәйрәм концерты гөрләп узды
Бәйрәм концерты гөрләп узды

Мата авылы клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды.

Чара башланыр алдыннан ук авыл клубы залының шыгрым тулы булуы үзе бер куаныч. Шул ук вакытта гадәти күренеш тә, дисәк була. Маталылар бер концертны, бәйрәмне дә калдырмый, гаиләләре белән бергәләп йөриләр.

Эчтәлекле һәм чагу бәйрәм концерты бер тында үтте, дисәк тә ялгыш булмас. Авылның төрле буын вәкилләрен җәлеп итеп, шундый күркәм чараны оештыруга культорганизатор Эльвера Солтанова һәм авыл активистлары күп көч салган. Алар барлык авылдашларына – олысына да, кечесенә дә чиксез рәхмәтен белдерә, чөнки бу – бердәмлекнең, гомум тырышлыгыбызның нәтиҗәсе, ди алар.

Һәрбер чыгышны тамашачылар бик җылы каршы алып, гөрләтеп кул чапты, озак кына сәхнәдән җибәрми торды һәм бәйрәмнән якты тәэссоратлар, яхшы кәеф алып таралышты.

Мата авылында гомер итүче Зөлфирә  һәм Тәфкил Әхмәдишиннар 50 ел бергә тату гомер кичерүче күпләр сокланырлык өлгеле пар. Биредәге чара кысаларында Штәнде авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Вәлиев республика Башлыгы Радий Хәбировның Котлау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды аларга. Киләчәктә дә Әхмәдишиннарга сау-сәламәт булып, балалар, оныклар ихтирамын тоеп, озак еллар парлы булып яшәргә насыйп итсен.

Бәйрәм концерты гөрләп узды
Бәйрәм концерты гөрләп узды
Бәйрәм концерты гөрләп узды
Бәйрәм концерты гөрләп узды
Бәйрәм концерты гөрләп узды
Бәйрәм концерты гөрләп узды
Автор:
Читайте нас: