Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 гыйнвар , 19:10

Искечә Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте

Мата авылында “Башкортстанның салкын кышы” дип исемләнгән бик матур чара узды.

Искечә Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте
Искечә Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте

Көн салкын һәм буранлы булуга карамастан авыл халкы бердәм булып бәйрәмгә җыелды. Кайнап торган самовар, телеңне йотырдай тәмле коймак, бәлешләр куелган өстәл кунакларны үзенә чакырып торды.

Чараның программасы бик күңелле һәм бай иде. Нинди генә кызыклы уеннар булмады: туп тәгәрәттеләр, аркан тарттылар, бер-берсе белән чанада ярыштылар, скакалкада сикерделәр, көянтә асып узыштылар... Олылар да балалардан калышмый, бар мәшәкатьләрен онытып, саф һавада рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Матур җырлар, дәртле биюләр, мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барган бәйрәм катнашучылар күңеленә хуш килде.

Чагу чара ахырында бергәләшеп, авылның оста хужабикәләре әзерләп алып килгән күпереп пешкән табикмәкләр, коймаклар, тәмле сый -хөрмәтләр белән сыйланып, самовардан чәй эчү оештырылды.

Искечә Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте
Искечә Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте
Искечә Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте
Искечә Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте
Автор:
Читайте нас: