Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 октябрь 2023, 08:46

"Көзге муллык" бәйрәме гөрләп үтте

Башкортостан Республикасы һәм авыл хужалыгы эшчәннәре көненә багышлап Иштирәк авыл мәдәният йортында "Көзге муллык" бәйрәме үткәрелде.

"Көзге муллык" бәйрәме гөрләп үтте
"Көзге муллык" бәйрәме гөрләп үтте

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Көз – муллык чоры. Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

11 октябрь көнне, Башкортостан Республикасы һәм авыл хуҗалыгы эшчәннәре көненә багышлап Иштирәк авыл мәдәният йортында "Көзге муллык" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмнең беренче өлешендә Башкортстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән котлап, илебезгә иминлек, тынычлык, күгебез һәрвакытта да аяз булуын, күпмилләтле Башкортстан халкының дуслыгын, берлеген, бердәмлеген теләп теләкләр әйтелде. Бәйрәмгә мәдәният йортының фойесында яшелчә – җимешләр, чәчәкләр кулланып ясалган кул эшләреннән, чәчәкләрдән гөлләмәләр, шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән пешерелгән ризыклар һәм кышкылыкка эшләнмәләрдән торган күргәзмәләр оештырылды.

Бәйрәмнең икенче өлешендә катнашучылар "Уңышны җыеп ал", "Кем тизрәк", "Тизлеккә алма әрчү", "Бутылкага борчак тутыру", "Хәрефләрдән сүзләр төзү", "Күз бәйләп бәрәңге жыю" кебек конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Чара яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән пешереп алып килгән сый-хөрмәттән торган табын артында чәй эчү белән тәмамланды. Кызыклы һәм мавыктыргыч конкурслар, шулай ук катнашучыларның яхшы кәефе чараны күңелле һәм онытылмаслык итте. Чарада катнашучыларның барысына да уңыш бәйрәмендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез.

Рәмзия Шәйхетдинова. 

"Көзге муллык" бәйрәме гөрләп үтте
"Көзге муллык" бәйрәме гөрләп үтте
"Көзге муллык" бәйрәме гөрләп үтте
"Көзге муллык" бәйрәме гөрләп үтте
"Көзге муллык" бәйрәме гөрләп үтте
"Көзге муллык" бәйрәме гөрләп үтте
Автор:
Читайте нас: