

Штәнде авылында яраткан бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй гөрләп үтте.
Быелгы бәйрәм күркәм күренешләргә бай булды. Иртән үк биредәге авыл биләмәсенә караган авыллар халкы һәм кунаклар Сабантуй мәйданына җыелды. Шәһәрләрдән кайткан авылдашлар, тирә-як авыллардан җыелган кунаклар бәйрәм рухын тагын да ныграк арттырдылар.
Күркәм чарага җыелган халыкны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Штәнде авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Вәлиев тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Сабантуй программасы бик үзенчәлекле һәм бай итеп оештырылды. Теләгән һәркем үзен көрәш, гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартыш, чүлмәк вату, көянтә белән су ташу, аяк көрәштерү кебек бихисап бәйгеләрдә сынап карый алды.
Шушы бәйрәмне уздырырга булышкан барлык спонсорларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт. Барысы да бәйрәмнән канәгать калды.
Эльвера Солтанова.