Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 Май 2023, 15:33

Балтачта “Табын-фест” форумы узды

Бүген, район мәдәният сараенда, табын ырулары берләшмәсе яшьләренең "Табын-фест" белем бирү форумы узды.

Балтачта “Табын-фест” форумы узды
Балтачта “Табын-фест” форумы узды

Бүген, район мәдәният сараенда, табын ырулары берләшмәсе яшьләренең "Табын-фест" белем бирү форумы узды.

1993нче елдан алып Табын ыруының 5нче җыены үтте (1994, 2007, 2017, 2021). Табын ыруы вәкилләренең IV җыены карарына ярашлы яшьләрнең беренче Фестивале Архангел районының Абзан авылында 2017нче елда үтте. Ары таба төбәкара җәмәгать оешмасы “Табын ырулары берләшмәсе” фестивальне ел саен табыннар яшәгән районнарда (Архангел, Кырмыскалы, Тәтешле, Гафури) үткәрде. 2023 елның 1нче июлендә V “Табын-фест” Балтач районында үтәчәк.

Яшьләрдә ватанпәрвәрлек рухы, туган телгә һәм тарихка карата игътибар һәм ихтирам сыйфатлары тәрбияләү, милләтара татулыкны саклау, ата-бабаларыбыздан калган гөреф-гадәтләрне, йолаларны онытмау һәм ары таба дәвам итү шушы чараның төп максатларының берсе.

Форумны ачу тантанасында сәламләү сүзләре белән район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, БР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы, табын ырулары берләшмәсе советы рәисе Фәнил Кодакаев чыгыш ясадылар.

Ары таба форум үз эшен төрле мәйданчыкларда дәвам итте. филология фәннәре кандидаты, Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының әдәбият белеме бүлеге фәнни хезмәткәре Рәшит Аккубеков “Ни өчен тарихны белү мөһим. Шәҗәрәне ничек төзергә” темасына әңгәмә корды. Икенче мәйданчыкта коуч-психолог, “IQ лидер”  мәктәбе җитәкчесе Альмира Колдәүләтова “Шәхси үсеш һәм уңай аралашу” тренингы үткәрде.  БР туган якны өйрәнү Җәмгыяте рәисе вазифаларын башкаручы, Ә. Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең башкорт әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Ләйсән Йомагужина “Туган якны өйрәнүдә заманча тенденцияләр. Туган якны өйрәнүдә уен практикасы”  темасына түгәрәк өстәл оештырды. Дүртенче мәйданчыкта БР сәламәтлек саклау министрлыгының квалификация күтәрү Үзәге укытучысы Рита Сәлихова,“Сәламәтлек саклау. Беренче ярдәм күрсәтү” темасына мастер-класс күрсәтте. "Бәхет территориясе" хәйрия фондының матбугат сәркәтибе, "Хатын-кыз бәхете территориясе" проектын оештыручы Александра Кабанова “Коммерцияле булмаган оешма эшен ничек оештырырга. Грантлар һәм проектлар” мәйданчыгында бай программа әзерләде.

Форум ахырында барлык мәйданчыклар эше буенча нәтиҗәләр эшләнде. Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова мәртәбәле спикерларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Балтачта “Табын-фест” форумы узды
Балтачта “Табын-фест” форумы узды
Балтачта “Табын-фест” форумы узды
Балтачта “Табын-фест” форумы узды
Балтачта “Табын-фест” форумы узды
Балтачта “Табын-фест” форумы узды
Балтачта “Табын-фест” форумы узды
Балтачта “Табын-фест” форумы узды
Балтачта “Табын-фест” форумы узды
Автор:
Читайте нас: