

Мәскәүдә “Башкала йолдызлары” Бөтенрусия конкурсы узды.
Әлеге конкурста Раушания Хәсәнова җитәкчелегендәге “Зөлфия” үрнәкле бию ансамбле башкорт һәм татар биюләре белән район данын лаеклы яклады.
Конкурс нәтиҗәләре буенча ансамбль I дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды!
Талант ияләребезне һәм аларның җитәкчеләрен ихлас йөрәктән котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез.