

Әлеге вакытта, район мәдәният сараенда, "Театр каруселе" дип аталган мәктәп театрлары арасында район конкурс-фестивале бара.
Балаларны актив иҗади тормышка җәлеп итү, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан районда беренче тапкыр мәгариф учреждениеләренең мәктәп театр коллективлары арасында фестиваль-конкурсы үтә.
Районда 16 коллектив эшли, аларда 195 бала шөгыльләнә. Шуларның 57се 6 яшьтән 11 яшькә кадәр, 138е - 12-16 яшьлек балалар.
Конкурс-фестивальне тантаналы шартларда район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова ачып җибәрде.
-Театр – ул үзенчә бер тормыш, дисәк тә була. Балалар сәхнәдә төрле образларга кереп, аның үзенчәлекле сыйфатларын, хис-тойгыларын һәм уйларын тамашачыларга җиткерәләр. Шушы образлар аша яхшы һәм яман төшенчәләренең асылына да төшенәләр. Тамашачылар алдында чыгыш ясап, алар үзләренә яңа белемнәр, фикерләрен халыкка җиткерү осталыгы һәм кыюсызлыкны җиңәргә өйрәнәләр, ә боларның барысы да киләчәктәге тормышта куелган максатларга ирешергә ярдәм итәр. Барлык коллективларга да уңышлар телим, - диде Инзилә Гасыймҗанова.
Коллективларның чыгышларын район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, Башкортстанның атказанган артисты, Уфа дәүләт татар театры актрисасы Лияна Хәертдинова, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова, “Балтач таңнары” гәзите баш мөхәррире Рөстәм Вәлиев, район мәгариф бүлеге методисты Лира Вәлинуровалардан торган мәртәбәле жюри әгъзалары бәһалый.
Көн дәвамында барган фестивальдә Иске Балтач “Миләшкәй” балалар бакчасы, Иске Балтач башлангыч белем бирү мәктәбе, Югары Карыш, Штәнде, Түбән Иванай, Асавка, Сәйтәк, Иске Тимкә, Шәвъяды, Иске балтач 1нче һәм 2нче, Түбән Сикияз, Уразай, Көндәшле, Тучыбай урта мәктәпләре һәм балалар иҗаты үзәге коллективлары чыгыш ясаячак.
Конкурс-феситивальне оештыручылар – район Хакимияте, мәгариф бүлеге һәм район мәдәният сарае.