Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 март 2023, 21:41

"Үлән чәе – файдалы эчемлек”

Түбән Сикияз авылы мәдәният йортында “Үлән чәе – файдалы эчемлек” дип аталган чара үтте.

"Үлән чәе – файдалы эчемлек”
"Үлән чәе – файдалы эчемлек”

Түбән Сикияз авылы мәдәният йортында “Үлән чәе – файдалы эчемлек” дип аталган чара үтте.

Һәрвакыт үлән чәе сәламәтлек һәм озын гомер ачкычы булган эчемлек буларак бәяләнә.

Чарада катнашучылар чәй турында күп мәкальләр һәм әйтемнәр, кайда һәм кайчан җыярга мөмкин булган дәвалау үләннәре турында бик күп мәгълүматлар белделәр.

Ары таба катнашучылар үзләре кулланган үсемлекләрнең файдасы турында белемнәре белән уртаклашты. Очрашуга “Сәламәтлеккә 100 рецепт" дәвалау җыемнары күргәзмәсе дә оештырылган иде. Катнашучылар арасында аеруча күңелле итеп “Үләнне бел” викторинасы узды.

Боларның барысы да чәй турында җырлар һәм такмаклар белән үрелеп барды һәм, әлбәттә, тәмле табигый үлән чәйләрен татып карау булды.

"Үлән чәе – файдалы эчемлек”
"Үлән чәе – файдалы эчемлек”
"Үлән чәе – файдалы эчемлек”
Автор:
Читайте нас: