Иске Тимкә авылы клубында "Буыннар чылбыры өзелмәс" исеме астында шәжәрә бәйрәме үтте.
Камаевлар гаиләсе үзләренең шәжәрә бәйрәменә бер ата - бабадан таралган нәселләрен, туган-тумачаларын, авылдашларын җыйды. Ильшат һәм Нәүзия Закировлар гаиләсе чалдырган корбанлыктан пылау ашап, өстәл тулы сый-хөрмәттән авыз иттеләр.
Бу күркәм бәйрәмне оештырган, күп еллар эзләнүләр белән яшәгән Ингел Рим улына, барлык булышкан кешеләргә авылдашлары чиксез рәхмәтле.
Район мәдәният сарае хезмәткәрләренең чыгышлары бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.
Афәрин, иске тимкәлеләр!