Татар халкының тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бик күп.
Борынгы гореф-гадәтләрне искә төшерү, тергезү максатыннан Иштирәк мәдәният йортында “Сердәшләр” фольклор коллективы белән берлектә онытылып барган милли йолаларыбызның берсе – “Орчык бәйрәме” оештырылды.
Бәйрәмгә һәрберсе үзләренең кул эшләрен алып килгән иде: берәүләре йон эрли, яза, ката, бәйли һәм йомгак чорный. Бәйрәм барышында апалар балаларны “Орчык өмәсе” йоласының тарихы белән таныштырдылар, үзләре янына утыртып балаларны орчык тотарга, йон язырга, йомгак урарга өйрәттеләр. Фольклор коллективы балаларга төрле халык жырлары, такмаклар жырлап күрсәттеләр, мөнәҗәтләр әйттеләр.
Бәйрәм “Башы миннән, ахыры сездән” дип аталаган мәкаль әйтеш уены, “Табышмаклар әйтешү”, “Кем беренче урый”, “Орчык әйләндерү”, ”Капка” һәм башка уеннар, жыр – бию белән үрелеп барды. Шулай ук олылар кыскача авылыбызның үткәне һәм өлкән буыннар хәтерендә тирән эз калдырган оста куллы авылдашларыбызны искә алдылар. Авылыбыз халкы элек-электән кул эшләренә әвәс булган. Мондый матур кәсепләр авылыбызда бүгенге көндә дә дәвам итә. Авылыбызның оста кулларының эшләре безнең күргәзмәбезне бизәде. Күргәзмәдә йоннан бәйләнгән әйберләр- оекбаш, бияләй, башлык, тапочкилар белән беррәттән, төрле төстәге йомгаклар, орчыклар бар иде. Бу көнне бирегә җыелган һәркем өчен бәйрәм бик кызыклы булды, алар күп мәгълүмат туплап, бәйрәм рухы белән кайтып китте.
Рәмзия Шәйхетдинова.