Мин туган авыл кечкенә. Аны урталай бүлеп инеш ага. Инеш яз, яңгыр яуганда суы күбәя, ә җәйге челләдә бөтенләй бетә, аны җәяүләп кичеп чыгарлык кала. Без, бала-чага,шул инеш буенда яшел чирәмдә рәхәтләнеп уйныйбыз. Беренче сыйныфны тәмамлагач чирәмдә мәтәлләп уйнап арыдык. Табышмак әйтеш уйный башладык. Кем иң күп җавап бирә, шул җиңүче. Дөрес җавапларны мин әйттем. Шунда сыйныфташым көнләшептер инде: “И-и, харап инде, ул гына күп белә, имеш. Уйнаштан туган син, бик беләсең килсә. Бел, яме, уйнаштан туган. Гарьлек, әтиең дә юк бит синең”,—дип такмаклап сикерә башламасынмы. Кинәт миңа эссе булып китте, ә аннан соң өшеп калтырый ук башладым. Үз-үземне белештерми Вахит өстенә “очып кундым”. Китте елаш, китте сугыш. Ә малайлар куркышып качып беттеләр. Ике кәҗә тәкәседәй, җирдә байтак кына “сөзешкәч” минем танаудан сиптереп кан ага башлады. Вахит эчен тотып, аксый-аксый елап кайтып китте.
Танавымны кулым белән каплап тизрәк чишмә буена йөгердем. Һәм җиргә капланып бик озак үксеп еладым да еладым. “Ни өчен бөтен малайның да әтисе бар, ә минеке юк? Ни өчен мин уйнаштан туган?” Ярыйсы тынычлангач, акрын гына торып, чишмәнең салкын суы белән юындым, теләр-теләмәс кенә кайтыр якка борылдым.
Әнием кер элеп йөри иде. Капкадан керүгә минем хәлне аңлады бугай. Эшен ташлап, каршыма йөгереп килеп кочаклап алды.
“Кем сине болай рәнҗетте, кем тиде, нәрсә булды?”—дип сорый башлады. Аның йомшак тавышы мине тагын да ныграк тәэсир итте, елап җибәрдем. Көч-хәл белән Вахит турында сөйли алдым. “Миңа уйнаштан туган кирәкми, миңа әти кирәк, әти кирәк!”-дип тәкърарлыйм. Шунда миңа әнием миңа яшьле зур кара күзләрен тутырып карады да:”Нисаф улым, аз гына түзик, сабыр итик, әтиең булыр, Аллаһы насыйп итсә. Ә чынбарлыкны син үскәч сөйләрмен. Бүген барыбер берни дә аңламыйсың шул, балакаем!”—дип әрнеп елап җибәрде. Бәндә елар, Аллаһы бирер, дигәннәр. Бирде, өзелеп көткән әтине миңа да. Үги дип әйтергә телем армый, үз әтием ул минем.
Язмышымның матур шаяруы белән мин бик канәгать. Безнең бәхеткәдер инде без урта гаиләдә яши башладык. Ә әтиемнең тормыш иптәше дүртенче сабыена гомер биргәндә вафат була. Өч кызын кочаклап, олы кайгыда әти кала. Танышы аша безне эзләп таба. Эчке бер дулкынлану белән әйтә алам, бәхетебез безне көтә. Очрашу, кавышу барыбызга да яхшылыкка була. Әнием әтиемнән ун яшькә яшьрәк. Араларында изге мәхәббәт кабына. Бер-берсен хөрмәтләп, ярты сүздән аңлашып, матур дөнья көттеләр. Үги дип берсе дә балаларны чит типмәде. Тигез күрделәр. Без бертуганнардай үстек. Уртак куанычлары булып, гаиләне ямьләп тагын ике сеңелкәш алып кайттылар. Әтием мине бигрәк үз итте, яратты. “Кызларым-кошчыкларым очарлар да китәрләр, ә улым алтыным нигеземнең терәге бит”,—дип кабатлар иде. Гомер буе әтием белән горурланып яшим. Аның акыллы киңәшләре, эшкә өйрәтеп үстерүе фәһемле дәрес булды. Үрнәкле ата да, дус та, ныклы терәк тә, гомумән, тәртипле, акыллы, чын кеше иде.(Урыны оҗмахта булсын). Бүген дә әтине сагынып искә алам, юксынам. Үзем дә аңа охшап дөнья көтәргә тырышам. Югары белем алырга өндәве, укырга ярдәм итүе генә дә олы җанлы кеше икәнлеген исбатлап тора. Ямен тоеп әтием кебек тормышны аңлап яшәүчеләр булса, дөнья матуррак булыр иде...
Миңа 18 яшь тулгач газиз әнием күңел яраларын яңартып, бәхетсез саф мәхәббәтен, тапталган хисләрен искә төшерде...
Фируза Сираева.
Рима Вәлиева фотосы.
Дәвамы бар.