Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 ноябрь 2022, 12:13

“Әниемнең җылы кочагы”

Әниләр көне уңаеннан район мәдәният сараенда күркәм бәйрәм чарасы үтте.

“Әниемнең җылы кочагы”
“Әниемнең җылы кочагы”

Салкын кышларга кереп барганда,  иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен  - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Безгә тормыш бүләк иткән, барлык күңел җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сымак. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.

Районда әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Әниләр көне уңаеннан район мәдәният сараенда "Әниемнең җылы кочагы" дип аталган күркәм бәйрәм чарасы үтте.

Бәйрәмнең тантаналы өлешенә кадәр мәдәният сарае фойесында төрле мастер-класслар үтте.

Ары таба барлык әниләрне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев чын күңелдән котлап узды.

Республика башлыгының агымдагы елның 30 августындагы карары белән Миләүшә Галимова “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Миләүшә һәм Руслан Галимовлар биш бала тәрбиялиләр. Олы кызлары Юлия Уфа дәүләт нефть университетын тәмамлап эшли, Лиана – Уфа тармак технологияләре колледжының 2нче курс студенты, уллары Данил 6 нчы сыйныфта укый, Айдар белән Әминә “Миләшкәй” балалар бакчасына йөриләр.

50 ел бергә гомер иткән үрнәкле гаиләләр Иске Балтач авылыннан Фидалия һәм Фәнил Гарифуллиннар, Иске Илекәй авылыннан Фридә һәм Рәфис Садыйковлар, Көнтүгеш авылыннан Зөбәрҗәт һәм Рәшит Минисламовлар тәбрикләнделәр.

"Эшкуарлыкны үстерүгә зур өлеш керткән һәм районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашканы өчен" Рита Латыйпова, Ралия Карамова һәм Лиана Сәхиповалар район Хакимияте башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Тантаналы өлештән соң тамашачыларга искиткеч концерт программасы тәкъдим ителде.

“Әниемнең җылы кочагы”
“Әниемнең җылы кочагы”
“Әниемнең җылы кочагы”
“Әниемнең җылы кочагы”
“Әниемнең җылы кочагы”
“Әниемнең җылы кочагы”
“Әниемнең җылы кочагы”
“Әниемнең җылы кочагы”
“Әниемнең җылы кочагы”
“Әниемнең җылы кочагы”
“Әниемнең җылы кочагы”
“Әниемнең җылы кочагы”
Автор:
Читайте нас: