Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 октябрь 2022, 11:03

„Хәлләрегез ничек солдат аналары?”

11 октябрьдә, республика көне уңаеннан, Асавка авыл клубында китапханә белән берлектә „Хәлләрегез ничек солдат аналары?” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте.

„Хәлләрегез ничек солдат аналары?”
„Хәлләрегез ничек солдат аналары?”

11 октябрьдә, республика көне уңаеннан, Асавка авыл клубында китапханә белән берлектә „Хәлләрегез ничек солдат аналары?” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте.

Илдәге соңгы вакыйгалар аркасында бик күп кешеләр, бигрәктә мобилизациягә эләккән солдатларның ата-аналары жылы сүзгә мохтаҗ. Шушы җылы сүз бигрәктә кеше тормышында бик кирәк һәм аларны тынычландырырга ,әзрәк күңел хисләрен басарга ярдәм итә.

Бу кичәдә биш ана катнашты. Алар турында жылы сүзләр әйтелде, аларга якшы теләктәр теләнде. Ата аналар үзләренең балалары турында сагынып сөйләделәр. Аларның ничек хезмәт итүләре, күңелләрендәге борчылулары белән бүлештеләр. Мул табын  артында моңлы җырлар җырлап, күңелләрен бушаттылар. Бер-берсенә саулык теләп, балаларының исән-сау кайтуларын теләделәр.

Улларын хезмәткә озаткан ата-аналарга сабырлык, сәламәтлек теләп, тизрәк илдә тынычлык булуын теләп калды оештыручылар.

„Хәлләрегез ничек солдат аналары?”
„Хәлләрегез ничек солдат аналары?”
„Хәлләрегез ничек солдат аналары?”
Автор:
Читайте нас: