Сәйтәк авыл китапханәсендә «Шигърият дөньясында» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Ул бик күп китап, бигрәк тә, шигырь сөючеләрне җыйды.
Күргәзмәдә узган дәверләрнең бөек шагыйрьләренең җыентыклары, шулай ук бүгенге көн авторларының әсәрләре урын алган. Китапханәгә төрле буын китап укучылар йөри. Һәркайсының яратып укыган авторы бар. Арада үсмерләрне күрү икеләтә шатлыклы.
— Шигърият теге яки бу эмоциональ халәтне сеңдерергә, шатлык белән тулыландырырга яки көенергә сәләтле. Бу кичерешләр безгә кирәк, һәм шушы жанр аларны сынап карарга мөмкинлек бирә, — ди күргәзмәне оештыручылар.
Социаль челтәрләрдән