Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, баян классы буенча укытучы, талантлы һәм искиткеч музыкант Наил Галләмов шушы көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Наил Хафиз улының өч дистә елдан артык хезмәт эшчәнлеге туган районының мәдәнияте һәм сәнгатенә хезмәт итүгә багышланган. Аның барлык казанышларын санап бетергесез! Фольклор, вокал һәм хореография ансамбльләренең бер генә чыгышы да аның шәхси иҗади катнашлыгысыз һәм аның укучылары – профессиональ баянчылар Илшат Нуркаев, Алмаз Рәҗәповларсыз үтми. Бу күркәм көн белән юбилярны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев котлады.
“Хөрмәтле Наил Хафиз улы! Ихлас күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, хезмәттәшләрегез, дусларыгыз һәм якыннарыгыз тарафыннан аңлашу һәм ярдәм, бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе, барлык тормыш планнары һәм башлангычларыгызны тормышка ашырырга һәм бәхет-иминлек телим! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек юлдаш булсын!”, - диде Илгиз Әхвәс улы.