Барлык яңалыклар
Конкурслар
12 март , 21:17

Нәфис сүз осталарын ачыкладылар

Бүген, Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә, “Тере Классика” Бөтенрусия яшь нәфис сүз осталары конкурсының муниципаль этабы узды.

Нәфис сүз осталарын ачыкладылар
Нәфис сүз осталарын ачыкладылар

Бүген, Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә, “Тере Классика” Бөтенрусия яшь нәфис сүз осталары конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурсантлар Русия һәм чит ил авторларының прозаик әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

“Тере классика” бәйгесе илебездә 2011нче елдан бирле ел саен яшь буын арасында нәфис сүз осталыгын популярлаштыру, халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерү, яшь буынны гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбияләүгә ярдәм итү максатларында үткәрелә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип Булат Хәсәнов (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), Ильвина Гәйнетдинова (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе) һәм Рита Хәсәнова (Штәнде урта мәктәбе) билгеләнделәр.

Җиңүчеләр әлеге конкурсның төбәк этабында районыбызны тәкъдим итәчәкләр. Яшь нәфис сүз осталарына уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз.

Автор:
Читайте нас: