Барлык яңалыклар
Конкурслар
28 апрель 2023, 15:01

Балтачлылар – Бөтенрусия конкурсы дипломантлары

Кемнәр алар?

Балтачлылар – Бөтенрусия конкурсы дипломантлары
Балтачлылар – Бөтенрусия конкурсы дипломантлары

Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә “Тукай моңнары” Бөтенрусия сәнгатьле уку конкурсына йомгак ясалды. Жиңүчеләр исемлегендә Балтач районы укучыларын күрү бигрәк тә куанычлы булды.

Мәртәбәле жюри әгъзалары түбәндәге яшь сәләтләрне җиңүчеләр итеп билгеләде.

III дәрәҗә дипломына Сәйтәк урта мәктәбенең 1-2нче сыйныф укучыларыннан торган ижади коллектив (житәкчесе Элита Паситова), Тучыбай урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары Инзилә Әсхәдуллина һәм Рушан Ситдыйков (житәкчесе Рушания Солтанова) һәм Иске Балтач 2нче

 урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Гүзәлия Калимуллина (житәкчесе Венера Латыйпова) яуладылар.

 II  дәрәҗә дипломына Сәйтәк урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Юлиана Ибраһимова (житәкчеләре Альбина Вәлиуллина, Руфина Ибраһимова) лаек булды.

Ә I дәрәҗә дипломга жюри әгъзалары Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Амалия Гайниәхмәтова (житәкчесе Лилиана Акберова) һәм Нөркә урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Илгизә Хаҗиәхмәтова (житәкчесе Эльвира Нигамәтуллина) ия булдылар.

Афәрин, укучылар! Туган телебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукай ижатын яратып өйрәнгән укучыларыбызга карап, милләтебез югалмаячак дигән уй белән горурланып яшибез.Балачактан ук күңелләрдә Тукай рухы яңгыраганда – татар милләте, теле мәңге яшәр, киләчәге якты булыр...

Автор:
Читайте нас: