Барлык яңалыклар
Конкурслар
27 апрель 2023, 10:44

Балтачлыларның чираттагы җиңүләре

Регина Закирова, Юныс һәм Муса Мортазиннар - Бөтенрусия тикшеренү эшләре конкурсы җиңүчеләре исемлегендә.

Балтачлыларның чираттагы җиңүләре
Балтачлыларның чираттагы җиңүләре

25 апрельдә Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының концерт залында “Минем җирем цифрлы проекциядә” Бөтенрусия тикшеренү эшләре конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Шунысы куанычлы, хәзер укучылар проектлары конкурслары федераль һәм региональ дәрәҗәләрдә оештырыла. Һәм барлык балаларның да диярлек үзләрен тикшеренү һәм проект эшләрендә күрсәтергә мөмкинлекләре бар.

“Минем җирем цифрлы проекциядә” тикшеренү эшләре конкурсы өченче тапкыр оештырыла. Быел ул тантаналы атмосфералы залда “Мминем ватандашым”, “Минем укытучым”, “Минем гаиләм”, “Һөнәр варислары”, “Минем җирем мәдәният тарихы һәйкәлләрендә” һәм “Балачак вакыты” номинацияләре буенча 65 катнашучы-финалистны үзенә җыйды.

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 8 “а” сыйныф укучылары Муса һәм Юныс Мортазиннар, 8 “а” сыйныф укучысы Регина Закировага (җитәкчеләре Гөлназ Фазлыева) биредәге конкурс финалистлары исемлегендә булу бәхете елмайды. Алар “Минем ватандашым” номинациясендә үзләренең проект эшләрен тәкъдим иттеләр.

Регина Закирова атаклы якташы Мэлс Вафин турында элек язылган тикшеренү эшен киңәйтеп һәм тулыландырып, “Танылган якташ – рәссамнар” иҗади проектын булдырган. Конкурс нәтиҗәләре буенча аның эше  III дәрәҗә Дипломга лаек була.

Ә Юныс һәм Муса Мортазиннар республиканың һәм Советлар Союзының үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән эшлекле – әниләре ягыннан туган булган Зия Нуриев турында “Авылдан Кремльгә кадәр” дип аталган проект төзегәннәр. Мортазиннар фикере буенча, аның тормышы мисалында күп буыннар республиканың һәм илнең ничек үсеш алуын, кешеләрнең тормышны яхшырту өчен ничек эшләвен бәяли ала. Аларның да  проекты шулай ук лаеклы III дәрәҗә Диплом белән билгеләнә.

Тикшеренү эшләре белән шөгыльләнү укучыларны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киӊ ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль рәвештә алдагы нәтиҗәсен күреп эшләргә өйрәтә. Бала үзе эзлекле рәвештә белем тупларга күнегә. Бу эштә аңа яңалыкка омтылучы, заман сулышын тоючы һәм белемен өзлексез камилләштерүче укытучы гына ярдәм итә ала. Ә Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Дарвин кызы нәкъ шундыйлардан. Аның укучылары даими рәвештә фәнни-тикшеренү эшләре буенча республика һәм Бөтенрусия конкурсларында лаеклы чыгыш ясыйлар.

Балтачлыларның чираттагы җиңүләре
Балтачлыларның чираттагы җиңүләре
Балтачлыларның чираттагы җиңүләре
Автор:
Читайте нас: