Барлык яңалыклар
Конкурслар
23 апрель 2023, 15:32

Мәскәүдән җиңүләр белән!

Нейля Мәхмүтова һәм Илдар Такиуллинны В.И.Вернадский исемендәге Бөтенрусия яшүсмер укучыларның тикшеренү эшләре конкурсындагы уңышлары белән котлыйбыз.

Мәскәүдән җиңүләр белән!
Мәскәүдән җиңүләр белән!

Балалар иҗаты үзәгенең “Истоки” берләшмәсе тәрбияләнүчеләрен – Нейля Мәхмүтова һәм Илдар Такиуллинны В.И.Вернадский исемендәге Бөтенрусия яшүсмер укучыларның тикшеренү эшләре конкурсындагы уңышлары белән котлыйбыз. Җитәкчеләре – өстәмә белем бирү педагогы Ирина Ханова.

21 апрель көнне, Мәскәүдә, В.И.Вернадский исемендәге XXX Бөтенрусия конкурсының финалы узды.

Конкурс нәтиҗәләр буенча Нейля Мәхмүтова “Безнең якташларыбыз - Әфган сугышы катнашучылары, аларның ил тарихында язмышы” дип аталган тикшеренү эше өчен I дәрәҗә Дипломына, "Әфганстан Республикасында интернациональ бурычын үтәгән якташларыбызның сугышчан юлын тикшерү өчен", “Укучылар комиссиясе фикере буенча иң яхшы эш”, “Авыл мәктәбе тәкъдим иткән иң яхшы эш”, “Фәнни дискуссиядә актив катнашучы”, “Милләтара диалогны үстергән өчен” грамоталарына, "Туган як образы" номинациясендә сәнгать иҗаты фестивале җиңүчесе дипломына һәм “Экоэрудит” компьютер технологияләре катнашучысы сертификатына лаек була.

Илдар Такиуллин “Гәрәевлар гаиләсенең шәҗәрәсе” дип аталган тикшеренү эше өчен I дәрәҗә Дипломга, “Иң тирән шәҗәрә төзү өчен” грамотасына һәм "Экоэрудит" компьютер технологияләре катнашучысы сертификатына ия була.

Ирина Ханова җиңүчеләрне әзерләгән өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Мәскәүдән җиңүләр белән!
Мәскәүдән җиңүләр белән!
Мәскәүдән җиңүләр белән!
Мәскәүдән җиңүләр белән!
Мәскәүдән җиңүләр белән!
Мәскәүдән җиңүләр белән!
Мәскәүдән җиңүләр белән!
Автор:
Читайте нас: