Барлык яңалыклар
Конкурслар
15 апрель 2023, 19:57

Регина Закирова – “Ватан” республика конкурсы призеры

Уфа фән һәм технологияләр университетында укучыларның туган якны өйрәнү буенча Бөтенрусия “Ватан” конкурсының республика этабына йомгак ясалды.

Регина Закирова – “Ватан” республика конкурсы призеры
Регина Закирова – “Ватан” республика конкурсы призеры

13 апрель көнне, Уфа фән һәм технологияләр университетында, укучыларның туган якны өйрәнү буенча Бөтенрусия “Ватан” конкурсының республика этабына йомгак ясалды.

Бәйгедә Башкортстанның 6 шәһәр һәм 29 районыннан 124 укучы катнашты.

Шунысы куанычлы, республика этабы финалистлары арасында Балтач районы вәкиле дә бар – Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 9 “а” сыйныф укучысы Регина Закирова (фәнни җитәкчесе Г. Д. Фазлыева).

Тантаналы ачу Уфа фән һәм технологияләр университетының төп корпусында узды.  Ары таба укучылар номинацияләр буенча билгеләнгән аудиторияләргә үз эшләрен якларга таралышты.

Туган якны өйрәнү буенча тикшеренү эшләрен югары уку йортының тәҗрибәле укытучылары бәяләде. Эшләрнең темаларын нигезләүгә, эчтәлегенең тирәнлегенә, яңалыкка, тарихнамәгә (әдәбиятка күзәтү), чыганаклар белән эшләүгә, эксперименталь мәгълүматларга, һәм, әлбәттә, эшне тәкъдир итүгә аерым игътибар юнәлтте.

Регина Закирова үзенең проект-тикшеренү эшен лаеклы яклап, “Ватан-2023” конкурсының республика этабының “Мәдәни мирас” номинациясендә призер булды.

Иң мөһиме, конкурста катнашу барлык катнашучыларны да рухи яктан баетты, халык алдында чыгыш ясауның кыйммәтле тәҗрибәсе белән бүләкләде. Ә ул киләчәктә һәр кешенең һөнәри эшчәнлегенең күп өлкәләрендә аерылгысыз өлеше булып тора.

Бәйге барышында Регина Закирова үзенең “Башкортстан Республикасының Балтач районы тарихы һәм мәдәнияте көзгесе буларак рәссам Мэлс Гаделович Вафинның иҗади мирасы” дигән хезмәте мисалында рәссамнарның иҗаты илнең, төбәкнең һәм кече ватанның мәдәни мирасында аерым урын алып торуын исбат итте.

Регина һәм аның җитәкчесе Русия һәм республиканың сәнгать белгечләренең монографияләренә һәм М. Вафин иҗатын тикшерүчеләрнең мәкаләләренә сылтама белән рәссамның эшләренең идея-тематик эчтәлеген анализлаганнар.

Алар эш өчен материал җыюда булышкан укытучыларга, китапханәчеләргә, рәссам туганнарына, Башкортстан Республикасы рәссамнары иҗаты турында монографик басмалар авторы Валентина Сорокинага, Габдулла Галиев исемендәге музей директоры  Рафис Шәйхәйдәровка һәм Балтач районы архив хезмәте мөдире Элина Биктубаевага рәхмәт сүзләре җиткерәләр.

Яшь буында кече Ватанның тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен өйрәнүгә кызыксынуын күрү – үзе бер куанычлык.  Бу күренеш укучыларның туган якны өйрәнү эшчәнлегендә катнашуы аларның үз-үзләрен аңлау дәрәҗәсен күтәрүгә, туган якның мәдәнияте һәм тарихына хөрмәт тәрбияләүгә китерә.

Регина Закирова – “Ватан” республика конкурсы призеры
Регина Закирова – “Ватан” республика конкурсы призеры
Автор:
Читайте нас: