Барлык яңалыклар
Конкурслар
27 март 2023, 20:20

Райондашыбыз – конкурсның республика этабында!

Гөлчирә Хөрмәт кызы Мөкыймова өчен тавыш бирергә онытмагыз, дуслар!

Райондашыбыз – конкурсның республика этабында!
Райондашыбыз – конкурсның республика этабында!

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне, шулай ук Укытучы һәм остаз елы уңаеннан “Йәнтөйәк” гәзите төркемендә игълан ителеп, бик актив барган “Ҡатын-ҡыҙ – милләт ҡото, тел һаҡсыһы” конкурсында “Йәнтөйәк” гәзите таралган Аскын, Балтач, Бөре, Борай, Караидел, Мишкә районнарыннан башкорт теле укытучылары катнашты.

Бу конкурста  райондашыбыз - Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчирә Хөрмәт кызы Мөкыймова җиңүче дип билгеләнде.

Ә хәзер  Гөлчирә Мөкыймова бәйгенең республика этабында катнаша.

Республика турында җиңүчене ачыклау “Безнең Башкортстан” төркемендә 27 марттан 24 апрельгә кадәр барачак.

Тавыш бирү өчен әлеге сылтама буенча керергә — “СЫЛТАМА”, икенче булып торган Гөлчирә Хөрмәт кызын табып билгеләргә һәм “голосовать” дигән сүзгә басарга кирәк булачак.

Райондашыбыз өчен тавыш бирергә онытмагыз, дуслар! Республика этабында да җиңү яулыйк райондашыбыз белән бергәләп!

Автор:
Читайте нас: