Барлык яңалыклар
Конкурслар
13 март 2023, 20:27

“Тере классика” җиңүчеләре кемнәр?

Бүген балалар иҗаты үзәгендә “Тере Классика” яшь шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды.

“Тере классика” җиңүчеләре кемнәр?
“Тере классика” җиңүчеләре кемнәр?

Бүген балалар иҗаты үзәгендә “Тере Классика” яшь шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды.

Һәр катнашучы яраткан әдәби әсәреннән өзек укыды. Конкурсантлар грамоталы матур сөйләм, текстны белү, артистлык һәм образга керү осталыгын күрсәттеләр.

Конкурсның мәҗбүри шарты булып укучылар сайлаган әсәрләрнең мәктәп программасыннан тыш булуы иде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип Илназ Сәитгалиев (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), Ильвина Гәйнетдинова (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе), Дмитрий Вәлиев (Түбән Сикияз урта мәктәбе) һәм Юлия Асрарова (Штәнде урта мәктәбе) билгеләнделәр.

Җиңүчеләр әлеге конкурсның Уфа шәһәрендә узачак региональ этабында районыбызны тәкъдим итәчәкләр. Алар Дипломнар белән бүләкләнделәр. Яшь нәфис сүз осталарына уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз.

“Тере классика” җиңүчеләре кемнәр?
“Тере классика” җиңүчеләре кемнәр?
“Тере классика” җиңүчеләре кемнәр?
“Тере классика” җиңүчеләре кемнәр?
Автор:
Читайте нас: