Барлык яңалыклар
Хокук
29 гыйнвар , 10:53

Ызгыш вакытында ирен пычак белән кадап үтергән

Котырган хатын иренең муенына берничә тапкыр пычак белән кадаган.

Ызгыш вакытында ирен пычак белән кадап үтергән
Ызгыш вакытында ирен пычак белән кадап үтергән

Башкортстанда яшәүче хатын-кыз бер ирне үтерүдә гаепләнеп суд каршына басачак.

БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тикшерү версиясе буенча, 25нче гыйнварда Учалыда яшәүче 1964нче елгы хатын кыз белән бергә яшәгән ире арасында ызгыш килеп чыккан. Хатын бер дә озак уйлап тормый, кулына пычак тотып, ирнең күкрәгенә һәм муенына берничә тапкыр кадаган. Ир шунда ук үлә.

Әлеге вакытка суд карары белән хатын-кызга 1 ай һәм 27 тәүлеккә сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланды.

Автор:
Читайте нас: