Уфа районында суд кеше урлауда һәм куркытуда гаепләнгән шәһәр полициясенең ике хезмәткәренә чик кую чарасын сайлады.
Судның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хокук саклау органнары вәкилләре билгесез кешеләр белән алдан сүз куешып, зыян күрүчене урлаганнар, ары таба каты кыйнаганнар һәм электрошокер кулланып, 500 мең сум акча таптырганнар.
Зын күрүченең полицейскийлар алдында бернинди дә бурычы булмаган. Үз тормышы өчен куркып, ул аларга әйтелгән сумманың бер өлешен биргән.
Уфа район суды Эчке эшләр министрлыгының ике хезмәткәрен ике айга кулга алган. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.