Прокуратура инициативасы буенча вазифалы зат гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен бозган өчен административ җаваплылыкка тарттырылды.
Район прокуратурасы Иске Балтач авыл биләмәсендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Федераль законнар таләпләренә карамастан, мөрәҗәгать итүчегә язма җавап җибәрелмәгән. Башка гаризаны тикшерү барышында килгән мөрәҗәгатькә күчерелгән мөрәҗәгать буенча җавап бирелмәве ачыкланган.
Әлеге факт буенча прокуратура авыл биләмәсе башлыгына карата Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 5.59нчы статьясы (гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карауның Русия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртибен бозу) буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты, аны карау нәтиҗәләре буенча гаепле кеше 5 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарттырылды.
Моннан тыш, оешма җитәкчесенә закон бозуларны бетерү турында тәкъдимнәр кертелде, ул канәгатьләндерелде.
Булат ВӘЛИЕВ,
район прокуроры.