Барлык яңалыклар
Хокук
2 август , 08:20

“Рассвет” кооперативы рәисе 1,5 млн сумга якын хезмәт хакын түләмәгән

Җинаять эше кузгатылган.

“Рассвет” кооперативы рәисе 1,5 млн сумга якын хезмәт хакын түләмәгән
“Рассвет” кооперативы рәисе 1,5 млн сумга якын хезмәт хакын түләмәгән

Тәтешле районының "Рассвет" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе 1,5 млн сумга якын хезмәт хакын түләмәүдә гаепләнә. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Республика прокуратурасы мәгълүматлары буенча, 2023нче елның февраленнән 2024нче елның мартына кадәр 89 хезмәткәр алдында бурыч барлыкка килгән. Уртача һәр хезмәткәргә ай саен 1,3 мең сум өстәмә түләнмәгән.

Шул ук вакытта хуҗалык җитәкчесе контрагентлар белән исәп-хисап ясауга һәм башка финанс проблемаларын хәл итүгә 41 млн сум юнәлдергән.

Җинаять эше кузгатылганнан соң бурыч түләнгән.

Автор:
Читайте нас: