Барлык яңалыклар
Хокук
19 июнь , 11:43

Иске Балтачта тренерга карата хөкем карары чыгарылды

Җинаять эшен Балтач районара суды карады һәм хөкем карары чыгарды. 

Иске Балтачта тренерга карата хөкем карары чыгарылды
Иске Балтачта тренерга карата хөкем карары чыгарылды

Балтач районында элек хоккей буенча тренер булып эшләгән  ир-егет  балигъ булмаган үсмергә тән җәрәхәтләре китергән өчен хөкем  ителде.

Җинаять эшен Балтач районара суды карады һәм хөкем карары чыгарды.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча 2024нче елның гыйнвар аенда, киенү бүлмәсендә, тренер белән үсмер арасында аңлашылмаучанлык барлыкка килгән. Билгеле булуынча, тренер эш урынында исерек хәлдә булган. Ул хоккей таягы белән үсмернең башына һәм аягына суккан. Үсмер дәваханәгә озатыла, алынган җәрәхәтләр сәламәтлеккә җиңел зыян дип бәяләнә.

Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 200 сәгать мәҗбүри эш билгели, шулай ук прокурорның мораль зыянны 50 мең сум күләмендә каплау турындагы дәгъва таләпләрен канәгатьләндерә.

Б. Вәлиев, район прокуроры.

Автор:
Читайте нас: