Барлык яңалыклар
Хокук
13 март , 21:31

Эш урынында талпан тешләвеннән үлгән

Суд эш бирүчене үлгән ирнең әтисенә һәм әнисенә 850шәр мең, сеңлесенә 450 мең сум түләргә мәҗбүр иткән.

Эш урынында талпан тешләвеннән үлгән
Эш урынында талпан тешләвеннән үлгән

Күмертауда шәхси оешма хезмәткәре талпан тешләвеннән үлгән. Ир-атның өченче төркем инвалидлыгы булган, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Билгеле булуынча, фаҗига 2023нче елның җәендә булган. Үлгән ир бер компаниядә вахта ысулы белән эшләгән һәм аны талпан тешләгән вакытта ул эш урынында булган.

Үлгән кеше гаиләнең бердәнбер туендыручысы булганлыктан, якыннары мораль компенсация таләп итеп, судка дәгъва белдергәннәр. Суд эш бирүчене үлгән ирнең әтисенә һәм әнисенә 850шәр мең, сеңлесенә 450 мең сум түләргә мәҗбүр итә. Карар әлегә үз көченә кермәгән.

Эш бирүче фаҗига булганнан бирле һәлак булган кешенең гаиләсе белән элемтәгә кермәгән. Шулай ук компания җирләүне оештыру өчен матди ярдәм дә тәкъдим итмәгән, хезмәткәрнең гаиләсе белән бөтенләй кызыксынмаганнар да.

Автор:
Читайте нас: