Барлык яңалыклар
Хокук
27 февраль , 19:05

Укучы кыз мәктәптән турыга дәваханәгә озатылган

Хәзер барысы да судта хәл ителәчәк. Нәрсә булган?

Укучы кыз мәктәптән турыга дәваханәгә озатылган
Укучы кыз мәктәптән турыга дәваханәгә озатылган

Стәрлетамак шәһәре мәктәпләренең берсендә физкультура дәресендә бер кыз балага җәрәхәтләнгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, укучы кыз ялгыш сыйныфташына кагылган, ә сыйныфташы, борылып, бар көченә аның эченә типкән.  

-Вакыйга быел 10 гыйнварда дәрес вакытында укытучы кем беләндер сөйләшеп торган арада теркәлгән. Җәрәхәтләнгән кыз балага госпитализация таләп ителгән. Медиклар аңа бар тиешле ярдәмне күрсәткән. Бу хәл турында баланың ата-анасына мәктәп хакимияте  хәбәр итмәгән. Алар белән кыз балага типкән сыйныфташының әти-әнисе элемтәгә чыккан, - дип хәбәр итә каза күргән кыз баланың мәнфәгатьләрен судта яклаучы юрист Дмитрий Черкасов

Тәүдә гаилә бу мәсьәләне судка кадәр  хәл итәргә теләгән,  әмма килеп чыкмаган. Әхлакый һәм физик зыянның игълан ителгән суммасы — 100 мең сум тирәсе — рәнҗетүченең әти-әнисе өчен күтәрә алмаслык булып чыга. Шуңа,  ә бу  закон буенча  логикага туры килә, зыян күрүчеләр мәктәпкә кыз һәм аның әнисе файдасына әхлакый зыянны каплау турында гариза җибәргәннәр, чөнки бала нәкъ  уку йорты стеналарында җәрәхәтләр алган.  

-Әхлакый зыян суммасын  без  максатчан рәвештә арттырдык, әмма, гадәттә, суд аны еш кына берничә тапкыр киметә. Шуңа күрә әлегә компенсациянең гомуми суммасы ярты миллион сумга якын тәшкил итә, — дип билгеләп үткән юрист. 

Автор:
Читайте нас: