Барлык яңалыклар
Хокук
20 июль 2023, 21:29

Хәрби комиссариатка килмәсәң...

Штраф күләме 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Хәрби комиссариатка килмәсәң...
Хәрби комиссариатка килмәсәң...

Дәүләт думасы депутатлары икенче укуда хәрби комиссариатка килмәгән өчен штрафларны арттыру турында төзәтмәләр әзерли, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Яңа төзәтмәләр хәрби комиссариатка гаилә хәле турында мәгълүмат бирмәгән яисә хәрби комиссариатка шәхси повестка буенча килмәгән гражданнарга карата штраф санкцияләренә кагыла.

Чыганак хәбәр итүенчә, әгәр граждан хәрби комиссариатка гаилә хәле, белеме үзгәргәнен яки эш урынын, уку урынын, вазифасын үзгәрткәнен хәбәр итмәсә, аңа 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф яный. Элек мондый хокук бозу өчен өч мең сумга кадәр штраф каралган иде.

Шундый ук күләмдә штраф теркәлү белән расланмаган яңа урынга күченү турында, алты айдан артык вакытка илдән китү яки илгә керү турында мәгълүмат бирелмәгән өчен карала. 

Хәзер әгәр граждан хәрби комиссариатка шәхси повестка буенча килмәсә, аңа 50 мең сумга кадәр штраф каралган.

Мобилизация буенча военкоматка килмәгән очракта штраф күләме 500 мең сумга җитәргә мөмкин.

Чакыру комиссиясе юлламасы буенча медицина тикшерүеннән качкан өчен штрафны өч мең сумнан 25 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәләр депутатлар.

Шулай ук хәрби исәпкә алу документларын аңлы рәвештә бозган яки югалткан өчен штрафлар 25 мең сумга кадәр артачак.

Автор:
Читайте нас: