Барлык яңалыклар
Хокук
1 февраль 2023, 13:24

Прокурор тикшерүе нәтиҗәсе

Балтач районында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры коррупциягә каршы законнарны бозган өчен җаваплылыкка тарттырылган.

Прокурор тикшерүе нәтиҗәсе
Прокурор тикшерүе нәтиҗәсе

Балтач районында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры коррупциягә каршы законнарны бозган өчен җаваплылыкка тарттырылган.

Район прокуратурасы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешен тикшергән. Күзәтчелек чаралары күрсәтүенчә, 2018нче елда ГТО администраторы вазифасына спорт мәктәбе директорының тормыш иптәше эшкә кабул ителгән. Шәхси кызыксыну булуга карамастан, директор мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу буенча чаралар кабул итмәгән, эш бирүче вәкиленә тормыш иптәшен эшкә алуы турында хәбәр ителмәгән.

Шуңа бәйле рәвештә прокуратура мәгариф бүлеге начальнигына күрсәтмә керткән. Актны карау нәтиҗәләре буенча директорга кисәтү игълан ителде.

Булат ВӘЛИЕВ,

район прокуроры.

Автор:
Читайте нас: