«А» яки «А1» категорияле машина йөртү таныклыгыннан башка мотоцикл белән идарә итү закон тарафыннан катгый тыела! Мотоцикллар белән идарә итүче яшүсмерләр ачыкланса, ата-аналарга карата РФ КоАП 12.7 маддәсенең 3 өлеше буенча ("Транспорт чарасы белән идарә итүне идарә итү хокукы булмаган затка тапшыру") 30 000 сум штраф каралган административ материаллар төзеләчәк. Яшүсмерләрне идарәгә рөхсәт итү факты буенча материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә ата-аналарны РФ КоАПның 5.35 маддәсе ("Ата-аналарның балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәве") буенча җаваплылыкка тарту мәсьәләсен карау өчен җибәреләчәк.
Хөрмәтле әти-әниләр! Исегездә тотыгыз: транспорт чарасы (мопед, скутер, мотоцикл, автомобиль) – зур куркыныч чыганагы. Үзегезнең балигъ булмаган балаларыгызны транспорт белән идарә итү хокукыннан башка йөртмәгез! Бу аларның үзләре һәм тирә-юньдәгеләр өчен бик куркыныч. Балага мотоцикл яки скутер сатып алганда, башта аның автомәктәптә укуын һәм машина йөртү таныклыгы алуын кайгыртыгыз! Барлык район халкын юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз. Юлларда балаларның иминлеге-безнең уртак бурычыбыз!