13-16 май көннәрендә муниципаль этапларда җиңүче командалар арасында "Хәвефсез тәгәрмәч-2025" яшь инспекторлар республика конкурсының финалы узды.
Мәләвез районында үткән чара Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды.
“Хәфесез тәгәрмәч”тә Балтач районы ел саен катаншып, төрле уңышларга ирешә. Быел Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучылары – Дияз Камилҗанов, Алина Галимҗанова, Данияр Галиханов, Азалия Газизовалар катнаштылар. Районның ЮХХДИ бүлекчәсенең хәвефсезлек пропагандасы буенча инспекторы Галия Хәтмуллина һәм Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Дамир Солтанов җитәкчелегендәге район командасы барлык этапларны да лаеклы үтеп, уңышлы чыгыш ясады. Балтач командасы үзенең әзерлеген, бердәмлеген һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүен күрсәтте.
Берничә көн дәвамында катнашучылар юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен белүләрен, велосипедта фигуралы йөрү һәм юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен, шулай ук сәхнәдә иҗади чыгыш ясауларын күрсәттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча балтачлылар “Автогородок” станциясендә 1нче урынны яулап, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгының БР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе Дипломнары, бүләкләре белән бүләкләнделәр.
Балтачлыларның уңышы башка укучыларны да юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре белән кызыксынырга, икенче елга “Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсында катнашырга дәртләндерер, дип ышанабыз. Юлларда иминлекне тәэмин итү - һәрберебезнең бурычы.