ГАИ хезмәткәрләре 2 һәм 10 яшьлек балаларын утырткан исерек хатынны туктатканнар. Аның машина йөртү таныклыгы да булмаган...
Караидел районында ГАИ хезмәткәрләре юлда бер җиңел машинаны туктаткан. Руль артында утырган 39 яшьлек хатын-кызның исерек булуы ачыкланган. Хәсрәт-ана үзе белән машинага 2 һәм 10 яшьлек балаларын да утырткан булган.
Хатынкай исерек кенә түгел, аның машина йөртү таныклыгы да бөтенләй булмаган. Бәхеткә, бу хатынның юлында ГАИ хезмәткәрләре очраган. Әгәр юл һәлакәтенә эләккән булса?!
Автомобильне шунда ук штрафстоянкага җибәргәннәр, балаларын дәү әниләре алып киткән.