Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Борай районында теркәлгән фаҗигале юл-транспорт һәлакәте урынында эшли.
Авария бүген көндез Уфа-Яңавыл автоюлының 145нче чакрымында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 22 яшьлек урындагы кеше "Nissan Teana" руле артында көчле кар яву шартларында каршыга килгән “ВАЗ-2107” белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “ВАЗ-2107” ның 64 яшьлек пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән. Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.