Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 март , 08:43

Юл читендә торган йөк машинасы астына барып кергән

Кызганычка каршы, 29 яшьлек водитель ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлә.

Юл читендә торган йөк машинасы астына барып кергән
Юл читендә торган йөк машинасы астына барып кергән

Уфада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре фаҗигале юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклыйлар.

Авария бүген иртән Гвардейская урамында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, "Лада Приора" руле артындагы 29 яшьлек водитель юл читендә торган  "Daf" йөк машинасына барып бәрелгән. Кызганычка каршы, яшь водитель ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлә.

Хәзерге вакытта һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.

Автор:
Читайте нас