Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 март , 21:48

Районда ике авария теркәлгән

Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Районда ике авария теркәлгән
Районда ике авария теркәлгән

Үткән атнада Балтач районы территориясендә ЮХХДИ хезмәткәрләре профилактик рейд оештырды. 

Әлеге рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 97 очрагын ачыклаган. 13 очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак квалификацияләнгән.

2 исерек хәлдә булган водитель тоткарланган һәм транспорт чаралары белән идарә итүдән читләштерелгән. 

Шулай ук узган атнада ике механик авария теркәлгән, бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Хөрмәтле водительләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз. Юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим.

Автор:
Читайте нас