Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Бөре районындагы фаҗигале юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклыйлар.
Авария бүген иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә Бөре шәһәрендә урамнар киселешендә булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Аскын районында яшәүче 22 яшьлек кеше "Скания" йөк машинасы руле артында светофорның кызыл төсенә чыккан һәм "Hyundai IX35" машинасы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең 62 яшьлек водителе җитди җәрәхәтләр ала, аның 62 яшьлек пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлә.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү уздырыла, берничә экспертиза үткәрү билгеләнгән.