Бүген “Р-240” Уфа – Ырынбур трассасында тугыз машина бәрелешкән.
Билгеле булуынча, массакүләм юл-транспорт һәлакәте Мәләвез районының Ромадановка авылы янындагы трассаның 158 чакрымында булган. Коткаручылар билгеләвенчә, һәлак булучылар юк, ике кеше имгәнгән. Аларга беренче ярдәм күрсәтелгән.
Әле Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу хәлнең сәбәбен ачыклый. Бер полоса буенча реверсив хәрәкәт оештырылган.