Бүген иртән Башкортстанның Илеш районында Бакалы - Югары Яркәй юлының 49нчы чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
Беренчел мәгълүматларга караганда, машина белән идарә итү таныклыгы булмаган 36 яшьлек водитель “Toyota Land Cruiser” руле артында алда барган техниканы узам дип, каршы полосага чыккан һәм каршыга килгән 40 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “Daewoo Matiz” белән бәрелешкән. Көчле бәрелештән “Matiz” үз полосасында барган “Chevrolet Lacetti” машинасына барып бәрелгән.
Авария нәтиҗәсендә “Matiz” машинасында булган водитель-хатын-кыз урында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның калганнары зыян күрмәгән.
Хәзер һәлакәт урынында полиция хезмәткәрләре һәм БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшли. Нечкәлекләре ачыклана.