Әлшәй районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре фаҗигале юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклыйлар.
Авария кичә төнлә Раевский авылында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, "Ford Mondeo" руле артында 26 яшьлек водитель 21 яшьлек егет идарә иткән “ВАЗ-2110” белән бәрелешкән. Үз гаебен аңлаган "Ford" водителе фаҗигале вакыйга урыныннан качкан.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “ВАЗ-2110”нең 21 яшьлек водителе алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Эзләү чаралары барышында качкан "Ford Mondeo" водителе табыла һәм кулга алына. Ачыкланганча, ул элек машина белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган, өстәвенә исерек хәлдә дә булган.