Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
21 февраль , 11:28

Машинасын ташлап качкан

Шулай да исерек водитель ГАИ хезмәткәрләреннән качып котыла алмаган. 

Машинасын ташлап качкан
Машинасын ташлап качкан

Уфада гражданнарны яклау идарәсе коткаручы булып эшләүче ир ГАИ хезмәткәрләренә исерекне тотарга ярдәм иткән. 

Ведомство мәгълүматы буенча, узган чәршәмбедә патруль башкаланың Зәки Вәлиди урамында исерек машина йөртүчене эзәрлекләгән. Водитель тукталышта машинасын калдырган һәм, дәүләт автоинспекторларыннан качарга теләп, йөгерә башлаган. Бу вакытта шул урыннан Уфаның гражданнарны яклау идарәсе коткаручысы дежур автомобильдә узып барган.

“Коткаручы Игорь Николаев, алпан-тилпән йөгерүче кешене һәм аны эзәрлекләүче юл полициясе хезмәткәрләрен күреп, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап ала һәм аларга каршы йөгерә Ул ир-атны тоткарлый һәм аны килеп җиткән постовойларга тапшыра”, – дип хәбәр итәләр Гражданнарны яклау идарәсендә.

Автор:
Читайте нас